Бөгелмә муниципаль районында тулы көчкә моннан 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт ясау эшләре бара. Программа берничә елга исәпләнгән. Бу елда исә үз йөзен шәһәрнең берьюлы 7 белем йорты үзгәртәчәк. Шуларның икесе исә программага өстәмә, әле быел гына кертелде. Ремонт эшләре 6 төр буенча бара. Подрядчы оешмалар түбә, эчке инженерлык коммуникацияләрен, санитар бүлмәләрне ремонтлыйлар, тәрәзә, ишекләрне алыштыралар.
Бөгелмә муниципаль районы Линар Закиров капиталь ремонтланучы белем бирү учреждениеләрендә булды. Маршрутның беренче тукталышы I, II төрдәге махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты булды. Мәктәп директоры Николай Корытин капремонт үткәрелүче бүлмә-кабинетларны күрсәтте. Аерым игътибарны спорт залына юнәлтте. Директор сүзләренчә, мәктәп укучылары төрле спорт ярышларында җиңү яулыйлар, шуңа күрә физик тәрбиягә биредә зур игътибар бирелә.
Ремонт эшләренә ярты гасырдан күбрәк тарихы булган мәктәпкә 57 миллионнан артык акча каралаган. Республиканың төрле почмакларыннан җыелган 70 укучыга яңартылган белем йорты үз ишекләрен ачачак.
1 нче мәктәптә дә эш фронты зур масштабта җәелгән. Бүгенге көнгә инде биредә түбә ябылган, тәрәзәләр алыштырылган, мәктәпкә керү урыны яңартылган. Хәзер төзүчеләр инженерлык челтәре, эчке һәм тышкы матурлау эшләре белән мәшгуль.
Шушындый ук эшләр кадет мәктәбендә дә башкарыла. Муниципаль район башлыгы Линар Закиров сүзләренә караганда, подрядчы оешмалар эшчәнлеге яхшы темпта бара. Хәзерге вакытта фасад һәм бинаның эчке ягында эшләр бара. Әлбәттә, ремонт барышы һәрвакыт шәһәр җитәкчелеге күзәтүендә.