Арча райондагы күп фатирлы йортларда капиталь ремонт буенча эшләрне дәвам итәләр

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасы буенча эш 2015 елда да дәвам итә.
– Быел районда күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасына 8 йорт керде, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә буенча сектор мөдире Илфат Рәхимов. – Шуларның дүртесен (Зәйнуллин урамындагы 3, 4нче, Комсомол урамындагы 16нчы, Жуков урамындагы 2нче йортлар) июнь аенда тапшырырга планлаштыралар, калганнарында (Горький урамындагы 9нчы, Кирпеч урамындагы 27нче, Комсомол урамындагы 29нчы, Күпер урамындагы 9нчы йортлар) әле эш бара. Подрядчиклар “Икстрой”, “Водоканал–Сервис”, “Энергосервис”, “Строй–Мастер” ширкәтләре.
Узган атнада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев, Илфат Рәхимов, капиталь төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Рәис Шәйдуллин, идарәче компания җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин әлеге йортларны карап чыктылар, аларда эшнең барышы белән кызыксындылар, булган кимчелекләрне бетерергә куштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International