2015 елда Аксубайда өч күп фатирлы йортта капиталь ремонт узачак

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Аксубай районында торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы 2008 елда ук “ТКХны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында“гы федераль закон кысаларында башланды. Алты ел дәверендә Аксубайда күпкатлы 34 торак йорт ремонтланды, программа гамәлдә булган ике елда Татарстанда йортларны яңартуга 15 миллиард сумлык бюджет средстволары юнәлтелгән.
008 нче елда Аксубай районында күпкатлы 11 торак йорт ремонтланган, 2009 нчы елда – 8, 2010 нчы елда – 6, 2011 нче елда – 3, 2012, 2013, 2014 нче елларда – икешәр. 2015 нче елда капиталь ремонт ясау программасына Май заводы урамындагы 1 нче йорт, Ленин урамындагы 18 йорт һәм СХТ урамындагы 9 нчы йорт керде. Һәр йортның түбәсен ремонтлаячаклар, өйнең алгы ягын җылытачаклар. Моннан тыш, май заводы урамындагы йортның электр белән тәэмин ителеше буенча эчке инженер системасын ремонтлау каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International