Татарстанда 242 объектта күп фатирлы йортларга капиталь ремонт тәмамланды

2015 елның 27 июне, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 ел программасы кысаларында барлык 999 күп фатирлы йортта да капиталь ремонт башланды. Капиталь ремонт эшләре 242 күп фатирлы йортта тәмамланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Мәктәпләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр 17 мәктәптә тәмамланган (2015 ел программасына кергән 126 гомуми белем учреждениесеннән).

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 8 объектта тәмамланган, 18 объектта эшләр дәвам итә.

28 яшүсмерләр клубының 10 объектында эшләр тәмамланган. 18 объектта эшләр дәвам итә.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2015 елда 3 мең 495 фатирда индивидуаль җылылык системасы уздыру планлаштырыла. Бүгенгә газ җайланмаларын фатир эчендә монтажлау эшләре 2 мең 246 фатирда тәмамланган.

2015 елда авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту кысаларында 94,8 км суүткәргеч торбалар салынган, 15 скважина борауланган. Тулаем 2015 ел программасы буенча барлык районнарында да эш башланган. Барлыгы быел 301,3 км суүткәргеч челтәр салу, 38 артезиан скважинасы бораулау һәм 45 су җыю каланчасы кую планлаштырыла. Финанслау күләме – 650 млн. сум.

Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 33 районда мондый эшләр алып барыла. 3 мең 881 яктылык диоды яктырткычы куелган, 206 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 159,2 электрүткәргеч линиясе монтажланган. Лаеш, Буа, Түбән Кама, Теләче районнарында эшләр тәмамланган.

2015 елда 11 мең 702 яктырткыч, 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты кую, 390 км электр линиясе монтажлау планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2015 елда планлаштырылган барлык республика программалары тулысынча гамәлгә ашырылачак. Мәктәпләргә капиталь ремонтка килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә җитди карарга өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләргә капиталь ремонт тәмамлангач, республикадагы балалар бакчаларына капиталь ремонтка күчү планлаштырыла.

Авыл хуҗалыгындагы ситуацияне искә алып, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, бүген беренче планга терлек азыгы әзерләү чыга. Ул бу эшне барлык авыл җирлекләрендә дә уздырырга, авыл кешеләренең бу мәсьәләдәге ихтыяҗларын белергә өндәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International