Яр Чаллыда "Чаллы мозаикасы" бала бакчасы ачылды

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә "Чаллы мозаикасы" 114 номерлы яңа бала бакчасын ачты.
Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда төзелә торган 6 яңа бакчасыннан хезерге елда беренчесен ачты.Бу бала бакчасы 240 урынга расланган,Чаллының "Яр буе"яңа микрорайонында төзелгән. Яңа бакчаны 6 ай эчендә төзеделәр,анда медицина блогы,методика, психолог
бүлмәсе, туган телгә өйрәтү бүлмәсе, музыкаль зал,спорт залы,сенсор бүлмәсе һәм бассейн бар.
Яр Чаллыда 2015 елда балалар өчен 1480 урын башкарылачак.

Белешмә.

2015 елда Татарстанда 127 бала бакчасында 11905 урын башкарырга планлаштырыла.
Программа буенча республикада 10 180 урынлы 73 бала бакчасы төзелә.Капиталь ремонт кысаларында 16 бала бакчасын ремонтларга планлаштырыла,аның аркасында республикада 900 урын барлыкка киләчәк.Шулай үк 38 бала бакчасында 825 урынга өстәмә төркемнәр башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International