ТР Төзелеш министрлыгында метро линиясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында министрның беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә "Казан шәһәрендәге метрополитен линиясе икенче өлеше" объекты буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Казан ш. башкарма комитеты,ТР буенча Дәүләт регистрация, кадастр һәм картография федераль хезмәт идарәсе, ТР буенча "Росреестрның Федераль кадастр палатасы" ФГБУ филиалы, "ТР ТИТИ", "ТИБ" вәкилләре катнашты.
Киңәшмә кысаларында метрополитенның беренче линиясенең икенче өлешен куллануга кертү, кадастр барлауга һәм милеккә хаклар регистрация ясау чираты буенча чыгыш ясалды.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International