Арчада тузган торак программасы буенча төзелгән йорттан ачкычлар тапшырылды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге 36 фатирлы йорт Арчаның Максим Горький урамында урнашкан. Өч подъездлы зур йортны «Арча МСО»сы ширкәте төзегән. Узган ел шушы вакытларда нигезләре генә салынып ятучы йорт бүген инде хуҗапларын кабул итте. 

Йортны тапшыру тантанасына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов та кайткан иде.

Йорттан бер фатир инвалид балага, дүртәү күп балалы гаиләләргә һәм калганнары тузган торак программасы буенча бирелде.

Фоторепортаж


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International