Татарстанның 126 мәктәбендә капремонт программасы гамәлгә ашырыла

2015 елның 10 июле, җомга
2012 елда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гомумбелем мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрү буенча 3 еллык программасы башланды. Программа буенча 4 төркем эш башкарыла: түшәм, түбә ремонты,тәрәзәләр алмаштырыла, эчке инженер коммуникацияләр ремонты, керү төркемнәрнең ремонты.
Программа башыннан 2012 елда 165 гомумбелем мәктәпләре һәм 5 коррекция мәктәбе ремонтланды 2013 елда тагын 167 бина ремонтланды.2014 ел эчендә 159 мәктәптә капиталь ремонт башкарылды.
Мәктәптләрдә капиталь ремонт башкару буенча 2012 елдан 2014 елга кадәр 496 объект ремонтланды,алардан 476 гомумбелем һәм 20 коррекция мәктәбе.
2015 елда программа 126 мәктәптә башкарыла,алардан 119 гомумбелем һәм 7 коррекция мәктәпләре. Бүгенге көндә 17 мәктәптә эшләр тулы күләмендә тәмамланды. 102 объектта эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International