Мамадыш районында торак йортка тантаналы урнаштыру чарасы узды

2015 елның 11 июле, шимбә
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына визит ясады һәм гражданнарны аварияле торак фодыннан күчерү программа буенча төзелгән күп фатирлы йортка урнаштыру чарасында катнашты.
4--фатирлы торак йорт "Мамадыш"поселогының Үзәк ур.урнашкан. Бу 2 подъездлы 5-этажлы бина. Заказ бирүче ЯАҖ "Стройсервис". Бина мәйданы - 2734,3 кв.м, фатирларның гомуми мәйданы 2080,4 кв.м.
Төзелеш 2013 елның февраль аеда башланды һәм 2015 елның июлендә тәмамланды.
Бүгенге көнгә Мамдышта 15 мең 528 кеше яши. "Мамадыш" совхозында 3 меңгә якын кеше яши. Үзәк ур.43 йортта "Соицаль ипотека" программасы буенча фатирларны 11 (35 кеше) гаилә отып алды. "Аварияле торак" программа буенча - 2 гаилә (8 кеше), "Аренда" программасы - 1 гаилә (5 кеше).
Рәсмиләштерүдән соң "Аренда" программа буенча - 3 гаилә, "Социаль ипотека" - 1 гаилә, "Ятим балалар" программа буенча - 4 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International