Норлатта өч универсаль спорт-уен мәйданчыгы ачылды

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
Мәйданчыкларның тантаналы ачылышта Норлат раойны башкаласы Равил Кузюров һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Норлатнефть" башлыгы Илгиз Салихов, ААҖ "МАКойл" генераль директоры Дамир Ишкинеев һәм Сахаров микрорайонда универсаль мәйданчыкларның поңдрядчысы - ЧҖҖ "Төзүгранд" генераль директоры Илдар Калимуллин катнаштылар.
Ике мәйданчык универсаль спорт мәйданчыклар төзү республика программасы буенча төзелде. Тимерзянов ур.спорт мәйданчыгы ТР Дәүләт Советы депутаты, "Норлатнефть" башлыгы Илгиз Салихов  инициативасы һәм "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов ярдәмендә төзелде.
Бу елда республикада 162 объект төзеләчәк, 133 мәйданчык муниципаль районнарда, 18 - Казан ш., 11 Яр Чаллы шәһәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International