Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.
Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узлырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт 999 объектның барысында да башланган. 538 күп фатирлы йортта капремонт тәмамаланган, Дәүләт торак инспекциясе 101 объектны кабул итеп алган.
Гомуми белем учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 7 августка акчаларның 96%ы үзләшетерелгән. Ике атна эчендә динамика 7,4% тәшкил итә. 42 мәктәптә капремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. 77 объектта эшләр дәвам итә әле.
Мәктәпкәчә оешмалар буенча акчалар үзләштерү күләме – 90,5%. Ике атна эчендә динамика - 9,8%. Ике объектта эшләр беткән – бу Түбән кама районындагы ике балалар бакчасы, 8 объектта ремонт эшләре дәвам итә.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2015 елда республикада балалар өчен 14 савыктыру лагеренда капиталь ремонт ясалган, программаны финанслау күләме – 76 млн. сум.
Колледжларга капиталь ремонт буенча 7 августка акчаларны үзләштерү күләме – 94%. Ике атна эчендә динамика - 6,2%. Ремонт эшләре Зеленодольск районындагы 1 объектта төгәлләнгән. Калган 8 объектта эшләр дәвам итә.
Мәдәният өлкәсендә капиталь ремонт 14 объектта беткән, 12 объектта эшләр дәвам итә.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасы буенча 7 августка акчаларның 89,4%ы үзләштерелгән. Эшләр 17 объектта беткән. 11 объектта эшләр дәвам итә.
Индивидуаль казаннарга җылылык системасын күчерү программасы буенча (Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды) фасад газ үткәргечләре 3 мең 279 фатирда монтажланган (гомуми күләмнең 94%ы), фатир эчендә газ җайланмаларын монтажлау 3 мең 156 фатирда башкарылган (гомуми күләмнең 91%ы), 2 мең 75 фатирда (гомуми күләмнең 60%ы) эчке җайланмалар монтажланган.
Ирек Фәйзуллин шулай ук авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы турында да сөйләде. Бүгенгә 215,85 км суүткәргеч уздырлыган, 28 скважина борауланган, 30 су җыю каланчасы урнаштырылган. Эшләр Татарстан Республикасының барлык районнарында да алып барыла.
Авылларда яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 10 мең 912 яктылык диоды яктырткычы куелган, 566 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган, 326,9 км электрүткәргеч линиясе монтажланган (гомуми күләмнең 84 %ы).
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры төп бурычларның берсе дип җылылык сезонына әзерләнүне атады. Министрлык бу мәсьәлә буенча 6 августта видеоконференция режимында чираттагы утырышын уздырган. Бүгенгә 81,6% социаль-мәдәни объект, 73%ка якын коммуналь инфраструктура объектлары әзерләнгән. 5 августка 12 районда торак фондын әзерләү тәмамланган - Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Мамадыш, Мөслим, Саба, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары.
Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. 142 объект расланган исемлеккә кертелгән, шулардан 73 объект – яңа төзелеш, 69 объект – капиталь ремонт өчен. Бүгенгә 45 муниципаль районда 140 объектта эшләр башланган, шуларның 18ендә эшләр тәмамланган инде. Берәр парк Азнакай, Әлки, Зәй, Лаеш, Лениногорск районанарында, икешәр парк Бөгелмәдә, Нурлатта, Питрәчтә, Казанда, дүрт парк Ютазы районында.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, программа буенча эшләр Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында башланмаган әле.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков районнар администрациясе башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә өндәде.
Нотыгы азагында Ирек Фәйзуллин тармак хезмәткәрләренең барысын да һөнәри бәйрәмнәре – Төзүче көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, төзелеш тармагы эшенә йомгак ясау, алдынгыларны бүләкләү сентябрь азагында булачак.
Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий үз чиратында шулай ук тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады. Барысына да киеренке хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде, ә Татарстанга тулаем илнең төзелеш тармагында элеккегечә үк бик күп күрсәткечләр буенча алда баруын теләде.
Леонид Ставицкий хәбәр иткәнчә, Төзүче көне алдыннан Мәскәүдә профессиональ форум узган. Каралган төп мәсьәләләрнең берсе – норматив базаны актуальләштерү. Шуның өчен 5 млрд. сум бүлеп бирелгән.