Ирек Фәйзуллин татарстанлыларны Төзүче көне белән котлады

2015 елның 9 августы, якшәмбе
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры профессиональ бәйрәме белән котлады.

Төзелеш тармакның кадерле эшчәнләре,кадерле хезмәттәшләр!

Ихластан профессиональ бәйрәме- төзүче көне белән котлыйм!
Төзүче һөнәре вакыттан һәм модадан тыш. Бу гади генә һөнәр түгел - бу сәләт, талант, язмыш. Халыкның тормыш сыйфаты төзүчеләрнең тугрылыктан,намуслылыктан тора.
Бүген төзүчеләр хезмәте дәүләт әһәмиятле бурычларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бүген Татарстан Республикасының төзүчеләре торак төзелештә югары күләмен тоталар, катлаулы сәнәгать проектларны тормышка ашыралар һәм хәзерге вакыттагы эш методларын кертеп сыйфатны тагын да яхшырталар.

Республиканың төзелеш комплексы - профессиональ коллективлар, кызык проектлар, яңа төзелештә ихтыяҗ. Төзүчеләр катлаулы һәм җаваплы бурычларда булдырачаклар дип ышанам.

Лаеклы проектлар, исәнлек,гаилә бәхете, максатларыгызга ирешергә телим!

И.Э.Фәйзуллин
Татарстан Республикасы
Төзелеш,архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International