2015 елда Татарстан Республикасында 163 спорт мәйданчык төзергә планлаштырыла. Бүгенге көнгә 110 спорт мәйданчык төзелеше тәмамланды, башкалары югары әзерлектә. Эшләрне август ахырына кадәр тәмамларга планлаштырылган.
163 спорт мәйданчыктан 133 объект 133 муниципаль районда төзеләчәк, 18 - Казанда һәм 11 Яр Чаллы шәһәрендә.
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.