Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт телеграмма белән ААҖ "Аммоний" һәм ЧҖҖ«Менделеевсказот» хезмәт коллективын Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе тормышы өчен әһәмиятле һәм билгеле вакыйга - "Аммоний" Комплексы продукциянең тулы ассортиментын чыгару башлангычы белән котлады.
Ул Татарстан Республикасының "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча төзелә торган ААҖ "Аммоний" комплексы төзелешендә Россия Федерациясе, Япония һәм Китай Халык Республикасы арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлеген билгеләде. Комплекс төзелешендә 60 артык чит ил һәм россия подряд оешмалары эшләде, гомуми исәптә 2500 якын кеше.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында республика кирпеч продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда Татарстанның кирпеч заводлары, проект институтлары һәм төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты, бу төзелеш базарының барлык звенолары арасында туры диалог булдырырга мөмкинлек бирде.