Казанда җәмгыяви юнәлдерүче коммерция булмаган оешмаларның III Республика форумы башланды

2015 елның 18 августы, сишәмбе
ТР Дәүләт Советы Кече залында җәмгыяви юнәлдерүче коммерция булмаган оешмаларның III Республика форумы кысаларында чаралар үтте.
Татарстан Республикасы ТКХ сферасында иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Дмитрий Романов "Җәмгыяви ярдәмнәрне тормышка ашыруда коммерция булмаган оешмалар эшнең эффективлылыгы"  секция эшендә катнашты.
Дмитрий Романов Үзәкнең уңышлы тәҗрибәсе һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы, структуралы бүлекчәләр, хакимият органнары  белән үзара бәйләнешләре турында сөйләде. Бүгенге көндә иҗтимагый контроль гражданнарга үз хакларын сакларга ярдәм итә. Үзәктә кайнар линия эшли.Шулай үк советлар рәисләрен,күп фатирлы йортлар активистларны укыту алып барыла. 
Хәзерге вакытта Үзәк сайтында торак-коммуналь уңайлыкларына тарифлар үсү сәбәбендә сорашу бара. Сорашуда ссылка буенча  катнашырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International