Чистайда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Чистай шәһәренең 16 нчы мәктәп ишегалдында мини-футбол кыры,баскетбол-волейбол мәйданчыгы белән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Ачылу йоласына Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Пещеров, "Чистай шәһәре" МО башкаласы урынбасары Михаил Ксенофонтов, "Сәгатьчеләр авылы" 2 нче ТИҮ рәисе Антон Зайцев, укыту идарәсе башлыгы Гусман Набиуллин, спорт бүлеге башлыгы Эмил Зяббаров, "Президент белән бергә" Чистайның җирле бүлеге җитәкчесе Ольга Добронравова катнашты.
Владимир Пещеров җыелганнарны шатлыклы чара белән котлады. балаларга исәнлек-саулык һәм кукда уңышлар теләде.
Мәйданчык теләүчеләр өчен ачык булачак.Чарада шулай үк "Мәктәпкә быенырга булыш"  республика акциясе башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International