Чистай районындагы йортларда капиталь ремонт эшләре тәмамланды

2015 елның 18 августы, сишәмбе
Җиңү көненә 40 ел урамындагы 15нче А күп фатирлы йортындагы чистайлылар өчен капиталь ремонт тәмамлануга багышланган бәйрәм узды.
Тантаналы ачылышта Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесенең бурычларын вакытлыча башкаручы Владимир Пещеров, «Жилремсервис» ЧҖҖ директоры Әсхат Гизатуллин, Чистай зональ торак инспекциясе башлыгы Николай Зубков, идарә итү оешманың директоры Дамир Гәйнутдинов, "Оптимастрой" ЧҖҖ директоры Әмир Хәшиев катнашты.
Владимир Пещеров халыкны бәйрәм белән котлады һәм капиталь ремонт программаның мөһимлелеген ассызыклады.
Йортны ремонтлау өчен 14,5 млн сум тотылды.Монда җылы түшәм ясалды, салкын су белән тәэмин итә торган һәм канализация торбалары алыштырылды, фасад һәм подъезд яңартылды, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куелды.
Кешеләр төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International