Казанда төзелештә һәм проект документация экспертизасында бәяләр белән идарә итү буенча еллык семинар үтәчәк

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
2015 елның 16 октябрендә Казанда "Төзелештә бәләр тудыру һәм бәяләр белән идарә итү. Проект документациянең дәүләт экспертиза һәм инженер эзләнүләр буенча актуаль мәсьәләләре" буенча семинар үтәчәк. Бу Татарстан Республиканың төзелеш тармагында эре вакыйга. Бу елда семинар кысаларында гамәли килүләргә акцент ясалачак.

Катнашуга инвесторларны, заказ бирүчеләрнең,подрядчыларның, төзелеш оешмаларның махсус бүлекчәләрнең төп белгечләре, җитәкчеләре катнаша ала.

Семинарда Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначейлык департаменты КДАТУ һәм башкалар катнашачак.

Семинарны "Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" Дәүләт автономияле учреждениясе үткәрә.

Өстәмә мәгълүмат "АТЭББИ" ДАУ сайтында www.expert.kgts.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International