ТР Төзелеш министрлыгында "Универсаль спорт мәйданчыклары" дәүләт программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2015 елда спорт мәйданчыкларын төзү программасы буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә төзелеш комплексын үстерү Идарә башлыгы И.С.Гимаев җитәкчелегендә үзды.
2015 елда Татарстан Республикасында 162 спорт мәйданчыгын төзергә планлаштырыла, алардан 133 мәйданчыгы 45 муниципаль районда төзеләчәк, 18 объект Казанда, 11 - Яр Чаллыда. Хәзерге вакытта 135 спорт мәйданчык төзелеп бетте, башкалары әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Мәйданчыкларны август ахырына кадәр төзергә планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International