Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда киңәшмә үткәрде

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә инженер,транспорт һәм социаль объекталырн төзү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә "Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты, АҖҖ «Камгэсэнергострой» вәкилләре, субподряд оешмаларның җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә ГПП-4 электр тогын киметә торган подстанциясен төзү хәле каралды. Бүгенге көндә МИЗ белгечләре өчен торак йорты, укытучылар өчен йортларын куллануга тапшыру әзерләнә.
ЯАҖ «Камгэсэнергострой» генераль подрядчы һәм субподряд оешмалары төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлыйлар һәм объектларны куллану өчен тапшыруга әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International