Югары Ослан муниципаль районда капиталь программасы тормышка ашырыла

2015 елның 21 августы, җомга
2008 елдан Югары Ослан районындагы күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программасы башланды.

Хезрге елда капиталь ремонт үткәрү программасына 9 йорт керде. Аларның өчесе Бирюли авыл җирлегендә,икесе Дачное җирлегендә урнашкан, берәр йорт Шапша,Биек тау,Куркачи станциясендә һәм Березовка җирлегендә.

"Капиталь ремонт" программаның башыннан Югары Ослан районында 120 йорт ремонланды 2014 елда 20 милн сумга 8 күп фатирлы йорт ремонтланды, 2015 елда ремонтка 23 млн сум китте.

Куркачи станциядәге 18-фатирлы йортта түшәм алыштырдылар. Эшне "Трейд-марк" оешмасы башкарды. Ремонт сыйфатына  битәрләү булмады.
Бирюлидә дә түшәм алыштырдылар. Гомуми күләме - 4,5 млн сумга.

Шапши авылында 1 нче йортта түшәм, су белән тәэмин итү системасын, канализация алыштырдылар, фасад, подъезд ремонтладылар.
Төзелеш,архитектура һәм ТКХ бүлеге белгечләре һәм яшәүчеләр сүзләре буенча ремонт бик сыйфатлы итеп ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International