Казанның җиде паркында һәм скверында ут нокталарын урнаштыру эшләре тәмамланды

2015 елның 21 августы, җомга
"Казгорсвет" муниципаль унитар предприятиясе Казанның җиде паркында һәм скверында ут нокталарын урнаштыру эшләрен тәмамлады.Аларга Аксенов скверы һәм Совет мәйданындагы сквер, Горький исемендәге паркы,Гаврилов, «Крылья Советов», Яңа-Савиноводагы «Континент» паркы һәм Азинодагы "Ветераннар аллеясы" керде. Предприятие белгечләре инде күп ел ышанычлы һәм тәҗрибә белән тикшергән технологияләр куллана.
Шулай үк урам-юл челтәрләрен модернизацияләү программа буенча кечкенә урамнар һәм ишегалларын яктырту системасы үсә. Күп проектлар казанлылар мөрәҗәгатьләре буенча эшләнә.
2016 елның апрелендә "Казгорсвет" 80-еллык юбилей үткәрә. Хәзер предприятие 73 000 артык ут нокталарын һәм Казанның 56 поселокларына хезмәт күрсәтә.Инженерлар һәм электриклар электр челтәрләрен яңарталар һәм реконструкция үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International