Нурлат районында чираттагы йортта капиталь ремонт тәмамланды

2015 елның 21 августы, җомга

Нурлатта Гыйматдинов урамының 60нчы йортта капиталь ремонт тәмамлануын йорт бәйрәме белән билгеләделәр.

–    Хәзер йортка керергә дә күңелле. Подъездыбызда тәртип, чисталык. 20 еллык йортыбызны өр-яңа ясап куйдылар, түбәсен, фасадын, канализация, җылылык системаларын алмаштырдылар, подъездны ремонтладылар, бик зур рәхмәт,  - ди  шул йортта яшәүче Галина Сафронова. 
60нчы йорт караган “Комфорт” ТСЖсы рәисе Марина Демидова әйтүенчә, быел алар ширкәтендә 3 йортка капиталь ремонт программасы буенча яңа сулыш бирелгән. Программа гамәлгә кергәнне бирле исә 24 йорт капиталь ремонтланган. 
Районда быел 15 йорт капиталь ремонтланган. Һәм аларның 5сендә Ишегалды бәйрәмнәре шулай гөрләп узган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International