Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 999 объектның 930да эшләр тәмамланган. 69 күп фатирлы торак йортта эшләрне тәмамлау срогы – 31 август.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногрскка эш сәфәре кыла.
Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин, хәбәр иткәнчә Дәүләт торак инспекциясе 216 күп фатирлы торак йортны кабул итеп алды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, капремонтның уртача республика дәрәҗәсеннән Казан шәһәре, Югары Ослан, Кукмара, Яңа Чишмә артта калып бара. Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2015 елның 15 сентябренә кадәр капремонт эшләре барлык районнарның барлык объектларында да тәмамланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы үз чиратында районнар җитәкчеләрен күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышын тикшереп торырга, билгеләнгән срокларда төзелешне тәмамларга өндәде.
Аннары Ирек Фәйзуллин мәктәпләргә капремонт эшләре турында сөйләде. 86 мәктәптә капремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. 33 объектта эшләр дәвам итә әле. 21 августка гомуми белем мәктәпләре буенча акчаларны үзләштерү 98,8% тәшкил итә.
Колледжларга капиталь ремонт кысаларында эшләр 3 объектата тәмамланган (Зеленодольск, Лаеш һәм Түбән Кама районнары), калган 6 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы турында да сөйләде. Бүгенгә 286,4 км суүткәргеч уздырылыган, 35тән 33скважина борауланган, 40 су җыю каланчасы урнаштырылган, Әтнә, Югары Ослан һәм Минзәлә районнарында 3 2су җыю каланчаларын кую эше дәвам итә, эшләрне төгәлләү срогы – 2015 елның 10 сентябре.
Авыл районнарында яктыртуны торгызу программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 11 мең 702 яктылык диоды яктырткычы куелган (100%); 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган (100%); 390 км электрүткәргеч линиясе монтажланган (100 %).
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җылылык сезонына әзерлек бара. Социаль-мәдәни өлкәсе объектлары - 92,1%ка әзерләнгән, коммуналь инфраструктура объектлары уртача – 90%.
Күп фатирлы йортлар фондында җылылык сезонына әзерлек 15 муниципаль районында тулысынча төгәлләнгән.
Барлык социаль объектлар да 9 районда әзерләнгән инде – Әгерҗе, Апаст, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында. Чирмешән һәм Саба районнарында эшләр артта калып бара.
Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстан Республикасында «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Барлык 140 объектта эшләр башланган, шулардан 26 объектта эшләр тәмамланган инде. Үтәлеш – 81%.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, программаны Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау 2015 елда 1 млрд. сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 500 млн. сум көтелә. Расланган исемлектәге 75 объект өр-яңадан төзелә, 65 объектка капиталь ремонт ясала.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, хәзерге вакытта 2016 елга төзелеш программалары буенча объектлар исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнеп килә. 2016 елда 34 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.