Җиңү паркында башкарылган эшләр турында безгә район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Басков түбәндәгеләрне сөйләде:
– Биредә 11 млн сумлык эшләр башкару күздә тотыла. Ел башында паркны реконструкцияләүгә 270 мең сумлык проект-смета документациясе эшләнде. Бүгенге көндә паркта 8,8 млн сумлык эшләр башкарылды: Бөек Ватан сугышының кайтавазы булган сугышчан кораллар урнаштырылды, үзәк аллеяның брусчаткалары, Геройлар хөрмәтенә куелган бюстларның подставкалары яңартылды. Җиңүче Сугышчы постаментына һәм монументына реконструкция ясалды.
Шушы араларда парк периметры буенча велосипед һәм роликлы конькида йөрү өчен юл да асфальтланды. Мәйданчыкны юл билгеләре һәм автомобильләр белән җиһазлагач, балаларга юл иминлеге билгеләре өйрәнү өчен шартлар тудырылачак. Паркта яктырткычлар урнаштыру өчен әзерлек эшләре башланды.
Паркның бер өлешендә (1000 кв.м) мини футбол өчен спорт мәйданчыгы төзелде, монда сферастройлыларның өлеше керде, субподрядчы оешма – «Бизнес флорспорт» эшчеләре ясалма үлән җәйде. Шулай ук тренажерлар, атынгычлар, башка бик күп төрле уен һәм спорт җайланмалары, кече архитектура формалары урнаштырылды.
Алга таба паркны яшелләндерү, агач һәм куаклар өстәп утырту, автошәһәрчек ясау, беседкаларны монтажлау кебек эшләрне төгәллисе бар.
Җиңү паркы минзәләлеләр өчен ял, аралашу, үсеп килүче буында патриотик хисләр, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү урынына әверелер дип өметләнәм. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы турында якты истәлек булыр.
Татарстанда әлеге программа кысаларында 143 заманча парк һәм сквер хасил булачак (шуларның 75е яңабаштан төзелә, 68ендә капиталь ремонт ясала).
2015 елда ТР бюджетыннан “Парклар һәм скверлар” программасын гомуми финанслау күләме 1 млрд сум тәшкил итә.