Әлки муниципаль районында "Парклар һәм скверлар" Президент республика программасы гамәлгә ашырыла
2015 елның 24 августы, дүшәмбе
Әлки муниципаль районы Базарлы Матак үзәгендә "Геройлар паркы"нда реконструкция тәмамлана һәм Аналар хөрмәтенә яңа парк төзелә.
–Районыбызда ял зоналары булдыруга республика бюджетыннан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде,–ди район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова. –Аның миллион сумнан артыгы Базарлы Матакта берничә ел элек төзелә башлаган "Геройлар паркы"н реконструкцияләүгә тотылды. Ә калганына Имәнлек урамында Аналар хөрмәтенә яңа парк корыла. Район үзәгендә яшәүчеләр бит әле парклар төзелешенә үзара салым да түли. Әлеге салым кертемен дүрт тапкыр арттырып республика өстәмә акча бирә. Шулай итеп, шактый саллы сумма килеп чыга.
"Геройлар паркы"ның күркәмлеген, уңайлыгын һәм матурлыгын халык бәяләп өлгерде инде. Имәнлек урамында төзелеп ятучы яңа парк та бик затлы булырга охшаган. Ул 5300 квадрат метр урын били. Төзелеш эшләрен "Строитель и К" оешмасы башкара. Төзүчеләр инде сукмак кирпече (брусчатка) түшәүне төгәлләгәннәр. Хәзер паркны челтәрле койма белән киртәләп алу эшләре башланган. Әлеге коеп эшләнгән коймаларны Түбән Кама шәһәрендә җитештерәләр. Өчәр метр озынлыктагы 30 койма бүлеме инде кайтарылган. Ә койманың гомуми озынлыгы 316 метр булачак.
Парк өчен матур эскәмияләр, чүп савытлары да эшләтеп алынган. Тиздән аларны урнаштыру һәм фонарьлар кую эшләре башкарылачак. Биредә җәяүлеләр сукмагы да, велосипедчылар юлы да булачак.
Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.