"ТР АТЭББИ" ДАУ "Төзелештә бәләр тудыру һәм бәяләр белән идарә итү. Проект документациянең дәүләт экспертиза һәм инженер эзләнүләр буенча актуаль мәсьәләләре" тема буенча семинар үткәрәчәк

2015 елның 24 августы, дүшәмбе
 "Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" Дәүләт автономияле учреждениясе инвесторларның, заказ бирүчеләрнең,подрядчыларның, төзелеш оешмаларның махсус бүлекчәләрнең төп белгечләре, җитәкчеләре өчен "Төзелештә бәләр тудыру һәм бәяләр белән идарә итү. Проект документациянең дәүләт экспертиза һәм инженер эзләнүләр буенча актуаль мәсьәләләре" тема буенча семинар үткәрәчәк.
Андый семинар Татарстанда беренче тапкыр үткәреләчәк.
Семинарның пленар утырышында һәм түгәрәк өстәлендә катнашучылар проектлаштыруда һәм төзелештә смета нормалаштыру һәм бәяләр тудыру сферасында норматив-хокук көйләүдә һәм дәүләт политика мәсьәләләре һәм башкалар буеча фикер алышачаклар.
Семинарда Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначейлык департаменты КДАТУ һәм башкалар катнашачак.
2015 елның 16 октябрендә Казанның "Корстон" СМКда үткәрелә торган семинарында катнашырга тәкъдим итәбез.
Өстәмә мәгълүмат телефон буенча +7 (843) 520-70-50 ( ө. 202) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International