Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Объектларның бик сыйфатлы итеп төзелүен, рекордлы кыска срокларда сафка бастырылуын да искәртә баш табиб: “Модульле ФАПлар үзләрен уңай яктан күрсәтә. Аларда җылы, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Халык та канәгать. Мондый бер бинаның бәясе 2 миллион сумнан артып китә“.
62,5 квадрат метр мәйданлы яңа объект заманча төзелеш материалларын кулланып, барлык таләпләрне үтәп төзелгән, җиһазландырылган, янгын сигнализациясенә тоташтырылган, кайнар су белән тәэмин ителгән. Биредә сәламәтлек саклау тармагында 20 еллык эш стажы булган Резеда Мөнипова эшләячәк. Әлеге пункт өч авылдагы 329 кешегә хезмәт күрсәтә. Фельдшер бер үк вакытта Югары Ушма ФАПында да эшли.
Алга таба районыбызның Ишки авылында да яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Район башлыгы тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, файдалы яңа биналы булулары белән котлады һәм бирегә сирәк, анда да бары тик профилактик күзәтүгә генә килегез, дип, исәнлек теләде.