Минзәлә муниципаль районында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Иске Матвеевка авыл җирлегендә мәктәп янында республика президент программа буенча универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Объект бәясе 2 миллион сум.
«Мелиорация» ПМК хезмәтчеләре мәйданчык төзелешен тәмамладылар.
Узган атнада тантаналы ачылу узды. Ачылу йоласында район башкаласы Айдар Салахов, Эдуард Кузнецов, Олег Ильин, авыл халкы, мәктәп укучылары һәм башка кунаклар катнашты.
Мәйданчыкта волей­бол, баскетбол һәм башка уеннар уйнарга була. Бу мәйданчык Минзәләдә алтынчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International