Иске Ильдеряк авыл җирлегендә "Авыл клублары" республика президент программа кысаларында төзелгән күп функцияле үзәк ачылды.
Ачылуда ТР Мәдәният министры Гүзәл Нигматуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин, Татарстанның Чуваш милли-мәдәният автономия рәисе Константин Яковлев катнашты.
Аксубай районында программа буенча бу үзәк дүртенче булды. Ел элек - 2014 елның 25 августта Карасу авылында үзәк ачылды, 2013 елның августында Урмандеево авыл җирлегендә куллануга КФҮ тапшырылды, 2012 октябрендә - Емелькино авыл җирлегендә.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.