Әлмәттә торак йортта капиталь ремонт тәмамланды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча торак йортта капиталь ремонт ясалды.
Тукай урамындагы 19 нчы йорт куллануга 1966 елда кертелде. Капиталь ремонт республика президент программасы буенча, муниципалитет һәм подряд оешма көче белән ясалды, Капиталь реомонтына 13 млн сум тотылды. ҖЧҖ "Капстрой" 2015 елда йорт нигезен җылытты, түшәмне ремонтланды, электр челтәрләрен алмаштырды. 
Президент программасы буенча бу микрорайонда 11 йорт ремонтланды. Нәтиҗәдә 649 гаилә үз торак шартларын яхшыртты. Әлмәттә бу елда 4770 гаилә өчен 34 йорт ремонтлана, ә программаның кысаларында районда 45 мең гаилә өчен 383 йорт ремонтланды. Татарстанда 12 меңгә якын йорт ремонтланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International