Чистай районында участковый вәкаләт бирүче полиция өчен ике административ-торак комплексы ачылды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Каргалы һәм Кубассы авыл җирлекләрендә тантаналы хәлдә 2013 елдан тормышка ашырыла торган республика программа буенча төзелгән  участковый вәкаләт бирүче полиция өчен ике административ-торак комплексы ачылды. Программа буенча авылларда йортлар төзелә, аларга полиция участковый пункты һәм фатир берләштерелгән.
Программаны тормышка ашыруның төп максаты - авыл участковыйлар өчен уңайлы шартлар тудыру.
Казаннан килгән Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Диниулов Чистай районы җитәкчелегенә проектны тормышка ашыру өчен рәхмәтләде.
Чистай районында 4 шундый административ-торак комплекс төзелде.Бер комплексның гомуми мәйданчыгы 100 квадрат метр, аларның 22 кв.м.участковый пункт,калган мәйданда хезмәт торак (3 бүлмә һәм аш бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International