Рөстәм Миңнеханов белән Алексей Миллер Иннополиска кадәр газүткәргечнең беренче этабы эшенә старт бирде

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТРның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы булды. Бүгенге вакыйга белән"Газпром" ААҖ тормышка ашыручы "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабын тәмамланды. 
Тантаналы чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллер һәм  "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашты.

Алексей Миллер сүзләренчә, бүгенге вакыйга - гадәти генә түгел, чөнки компания тарихында беренче тапкыр газ яңа шәһәргә бирелә, ә эшләрне башкаруга бер ел вакыт киткән.

"Республика җитәкчелеге һәм Рөстәм Нургали улы шәхсән Иннополис өчен 2015 елда газүткәргеч һәм автоматлаштырылган газ бүлгеч станцияне төзү бурычын 2014 елның язында куйды һәм мин бу очрашуны онытмадым. Мин бары да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак дип ышандырдым", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында "Газпром" компаниясе җитәкчелегенә эшләрне кыска вакыт эчендә башкарган өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә Иннополис күп юнәлешләр буенча компаниягә файдалы булыр, дигән ышаныч белдерде.

"Без үз алдыбызга бик зур  - киләчәк шәһәрен төзү бурычын куйдык. Ул илгә кирәк, чөнки  IT-үзәк булачак", - диде ТР лидеры.

Искәртеп узабыз: 2013 елда Татарстанда җәлеп ителгән акчалар хисабына бүлгеч газүткәргеч төзелде һәм файдалануга тапышырылды, ул сәгатенә 5 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" бирүче бүлгеч челтәрләргә тоташтырылган. "Иннополис" үзәгендә барлык объектлар да төзелеп беткәннән соң тулаем газ куллану күләме сәгатенә 100 мең кубометр тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының икенче этабын тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Җитәрлек күләмдә газ җибәрү өчен 500 мм диаметрлы һәм 36,26 км озынлыктагы яңа газүткәргеч төзеләчәк. Ул Казан-Горький газүткәргеченә параллель рәвештә уза һәм булган тоташтыргыч аша Уренгой-Ужгород газүткәргеченә кушыла. Шулай ук сәгатенә 50 мең кубометрга кадәр "зәңгәр ягулык" җибәрүче тагын бер автоматлаштырылган газ бүлгеч станция төзү дә ниятләнә.

Инвестиция проектының икенче этабы 2016 елда тәмамланчак. Линия өлешенең гомум озынлыгы 46,73 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 300 мм диаметрлы үткәргеч 10,47 һәм 500 мл диаметрлы үткәргеч 36,26 км. Инвестиция проектының гомум бәясе 2,04 млрд сум тәшкил итә. Беренче этапның бәясе - 800 млн сум.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International