Югары Ослан муниципаль районында бала бакчасы ачылды

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Борнаш авыл җирлегендә "Акчәчәк" бала бакчасы ачылды.
Ачылу йоласында Республиканың мәгариф министры Энгель Фаттахов һәм  район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.
Югары Ослан мунииципаль районы башкаласы Марат Зиатдинов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка бала бакчасын ачу өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
Бала бакчасы 2015 елның гыйнвар аенда башланды. Бина мәйданы - 700 кв.м. Бакчада балалар өчен 2 төркем булачак. Бала бакчасында универсаль зал.методика бүлмәсе, медицина бүлмәсе, пищеблок, кер юу йорты һәм спорт-уен мәйданы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International