Зәй районы Иске Тәкмәк авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды
2015 елның 28 августы, җомга
Зәй районының Иске Тәкмәк авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды, анда клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә урнашты.Шулай үк авылга артезиан суы кертелде һәм юл салынды.
Объектларны төзү өчен 20 млн сумга якын акча тотылды, алар республика программалар кысаларында төзелде.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.