Әлмәттә капиталь ремонттан соң "Планета" яшүсмерләр клубы ачылды

2015 елның 28 августы, җомга
Агропоселогында Октябрьгә 70 ел урамындагы 1 нче йортта капиталь ремонттан соң "Планета" яшүсмерләр клубы ачылды.
Хөрмәтле кунаклар арасында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Грушин һәм "Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть" директоры Титанов булды.
Алексей Иван улы Агропоселок халыгын шатлыклы вакыйга- яшүсмерләр клубы ачылуы белән котлады.Бу елда районда өч яшүсмерләр клубында ремонт үтте, анарга 10 млн сум тотылды дип хәбәр итте ул. 
"Планета" яшүсмерләр клубы директоры Альбина Гәрипова шәһәр һәм республика җитәкчелегенә яхшы бүләк өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. 
"Планета" яшүсмерләр клубы 2001 елда барлыкка килде. 5 меңгә якын халыклы,алардан 1100 балалы микрорайон өчен ул тормыш зарурлыгы.
Ай саен клубка 7 яшьтән 16 яшькә кадәр 300 бала килә.
Яшүсмерләр клубы - Татарстанда бала һәм яшүсмерләр досугын оештыру иң яхшы формасы. Бу муниципаль учрежденияләрдә алар үз сәләтләрен ачалар.
Клубларда капиталь ремонт башкару - республика һәм район җитәкчелекнең киләчәккә кертем. Бу максат белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов боерыгы буенча республика бюджетыннан яшүсмерләр клубларында ремонт башкару һәм яңа җиһазлар сатып алуга аерым акча бүленде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International