Минзәлә районында капиталь ремонттан соң «Нефтяник» балалар бакчасы ачылды

2015 елның 28 августы, җомга
Республика президент программа кысаларында тагын бер объектында капиталь ремонт үтте - Изыскателей, 3/15Б урамындагы элекке гимназия бинасында реконструкциядән соң140 урынлы бала бакчасы ачылды.
Бинада капиталь ремонт башкару өчен 56 миллионга якн акча тотылды, алардан 15 миллион сум өй җиһазларына, башкалары төзелеш эшләренә.
Минзәлә сабыйларына 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын "Лига" субподрядчысы бүләк итте. ТР Премьер-министры кулыннан 100 мең сумга сертификат алып, «Нефтяник» балалар бакчасы мөдире Ирина Спиридонова Татарстан җитәкчелегенә, төзүчеләргә һәм район халкына рәхмәт белдерде.
Шулай үк Минзәлә районында бала бакчасында чират мәсьәләсен  ябу өчен 5 ел эчендә: реконструкциядән соң 60 урынлы «Алтынчәч», 40 урынлы «Чебурашка» ачылды, 260 урынлы «Шатлык»  бала бакчасы төзелде. Минзәләдә шулай үк 250 укучыга гимназия ачылачак,ул республика президент программа буенча ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International