Илдар Халиков Сарман районында күпфункцияле үзәк ачу тантанасында катнашты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген Сарман районының Ләке авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина һәм башка кунаклар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән, күпфункцияле үзәк ачылышы һәм Республика көне уңаеннан иң изге теләкләрен белдерде.

"Яңа бина өчен матур урын да сайланган, сыйфатлы итеп төзелгән дә, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бу мәдәният йорты чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Август ахырында бөтен республика буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, күпфункцияле үзәкләр ачылды. Болар барысы да халыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен эшләнелә. Республикадагы үзгәрешләрне үзегез күрәсез. Фермалар да төзелә, яңа эш урыннары булдырыла".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International