Чирмешән муниципаль районында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
2015 елның 1 сентябрендә капиталь ремонттан соң Күтәмә мәктәбе ачылды. 
-Мәктәп бик матур, якты, иркен, белем алу өчен барлык шартлар да бар, кадерен белегез, - диде тантанага килгән  район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин. – Мәктәп ишегалды гына бераз фонны бозып тора. Киләсе елга бирегә асфальт түшәүне планга кертергә кирәк. 
Үз чиратында, мәктәп коллективы һәм укучылар бу зур бүләк өчен җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге матурлыкны тудыруда мәктәп коллективының да, ата-аналарның да өлешләре бар, ремонт барышында алар осталарга нык булышканнар.
Ремонтка 14 миллион сум чамасы акча тотылган. Идән, түшәм, стена, ишек-тәрәзәләр барысы да заманча, җылылык, су, канализация  линияләре дә яңартылган, яңа җиһазлар, матур пәрдәләр кабинетларга матурлык өсти. Спорт белән шөгыльләнергә  дә, хезмәт дәресләрендә эшкә өйрәнергә дә мөмкинлекләр арткан – спорт җиһазлары, яңа тегү машиналары,  агач һәм тимер эшкәртү өчен станоклар  алганнар.
Бүген мәктәптә 88 укучы белем ала. Бу уку елында 11 классны тәмамлаячак 10 егет һәм кыз 6 сабыйны беренче  класска озатты. Аларны бүген бүләкләргә күмделәр. Быел 10 класста 5 укучы  белем алачак, шуның берсе генә Күтәмәнеке. Туймәт, Кара Чишмә, Югары Кәминкә егетләре һәм кызлары укуларын биредә дәвам итәргә булганнар. 11 класста да   бу авыллардан укучылар бар, аларны мәктәп автобуслары йөртә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International