2015 елның 1 сентябрендә Яңа Чишмәдә авыл өчен бик мөһим вакыйга - яңа, 80 балага исәпләнгән "Алтын ачкыч" балалар
бакчасы ачылды. Бу бакча ачылу Яңа Чишмә район үзәгендә балалар бакчасына чират мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итәчәк.
Бу шатлыклы тантанада авыл халкы, район җитәкчеләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм республикадан килгән дәрәҗәле кунаклар - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Харис кызы Сабурская катнашты. Кунаклар барлык катнашучыларны яңа балалар бакчасы ачылу белән котладылар, бу вакыйганың бик мөһәм булуы турында билгеләп үттеләр. Фәрид Хайруллович балалар бакчасына Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан 100000 сумлык сертификат тапшырды.