Фәрид Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында мәктәп ачты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районындагы эш сәфәре барышында районда ачылган яңа социаль объектлар ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән күреште,дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы.

Шомырт Бистәсендәге мәктәп ачылу тантанасында район Башлыгы В.М.Козлов бу мәктәп ачылу авыл халкы өчен генә түгел, бәлки барлык район өчен дә зур бүләк дип билгеләп үтте. Бина 1 ел эчендә төзелеп бетте, төзелеш өчен 80 млн. сум акча бүленеп бирелгән. Быел бу бинада 78 укучы белем алачак, шул исәптән 7 беренче сыйныф укучысы.

Авыл халкын бу шатлыклы бәйрәм белән тәбрик итеп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин безнең республикабызның Россия Федерациясендәге иң алдынгы регионнар исәбедә булуын билгеләп үтте, мондый уңышлар республика президент программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклап әйтте. Соңгы елларда авылга, аның проблемаларын хәл итүгә зур игътибар ителүе турында әйтте. "Шомырт авылында төзелгән яңа мәктәп бинасы моның ачык мисалы," - диде ул үз чыгышы вакытында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International