Яңа Чишмә муниципаль районында күпфункцияле үзәк ачылды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген Яңа Чишмә районы Яңа Иванай авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылу тантанасы узды.

100 кешегә исәпләнгән яңа бинада авыл мәдәният үзәге, китапханә урнашкан. Үзәкнең тамаша залын спорт залы итеп тә куллану мөмкинлеге булдырылган. 

Үзәкне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Харис кызы Сабурская, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Мөхәммәтвәли Гомәр улы Хөснетдинов һәм Шамил Габделхәй улы Ягудин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Светлана Глеб кызы  Персова, Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы     Вячеслав Михаил улы Козлов катнашты.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин авыл мәдәният йорты директоры Киселев Юриий Сергей улына 100 мең сумга сертификат тапшырды һәм мәдәният йортының беркайчан да буш тормыйча, авыл халкы мәнфәгатьләре өчен эшләвен теләде.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә җирле бүлегенең  6 яңа пратия членына партия билетлары тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International