Аксубай районында модульле-блок ветеринар пункты ачылды

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Иске Ибрайда ветеринар пункты ачылды.
Әлеге ветеринария участогында, Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләрендә ветеринария табибы Рөстәм Мотыйгуллин ветеринария ярдәме күрсәтә.
–Ведомствода булган территориядә дүрт мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сөтчелек комплексы да һәм мең башка якын вак терлек асрала, – дип уртаклашты ветеринария табибы. – Ветеринар булып унҗиде ел эшлим, әлеге участокта ике ел хезмәт итәм.
Ветеринар хәзер эшләү өчен эш урыны белән җиһазландырылган ветеринария табибы бүлмәсе булуына гына түгел, вак йорт хайваннарына ашыгыч һәм планлы операцияләр ясау мөмкинлеге биргән аерым бүлмә булуына да сөенә. Ул гына да түгел, сыерларны ясалма орлыкландыру лабораториясе дә, ветеринария даруханәсе дә эшләячәк.
Ветпункт ачылганчыга кадәр табиб шалтыратулар аша өйгә барып күчмә хезмәт күрсәтә иде. Ә малларны дәвалау өчен кирәк булган табиб билгеләгән даруларны алыр өчен кешеләргә, уннарча километр юл үтеп, район үзәгенә яки узган елда Иске Тимошкино авылында ачылган ветеринария пунктына барырга туры килде.
–Районда ветеринария пунктлары төзү буенча республика президент программасының гамәлгә ашырылуына хөкүмәткә рәхмәтлебез, аның район җитәкчелеге тарафыннан хуплануы да безнең өчен мөһим,– дип билгеләп узды районның баш ветеринария табибы урынбасары Айгөл Нәфигина һәм алга таба районда тагын ветеринария пунктлары төзеләчәгенә ышаныч белдерде. Атап әйткәндә, Емелькино төбәгендә ветеринария пункты төзү урынлы булачак. Бу хайваннар арасында куркыныч авыруларның таралуына киртә куячак, димәк кешеләр иминлеген дә тәэмин итәчәк.
Иске Ибрай авылында ветеринария пунктын торгызу эшләрен Алмаз Нәфигин җитәкчелегендәге «Аксустрой + » оешмасы алып барды. Район, җирлек җитәкчелеге, авыл халкы ветеринария пунктын кыска вакыт аралыгында сафка бастырганнары өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International