Апас районында модульле участок ветеринар пункты ачылды

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
Иске Йомралы авылында республика президент программа буенча төзелгән модульле участок ветеринар пункты ачылды.
Яңа объект ачылуында ТР Министрлар Кабинеты алдында Төп ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисамутдинов, «Ак Барс» банк вәкиле Илфан Гөбәйдуллин,район башлыгы Рәшид Зәгидуллин катнашты.
Ветпунктында хайваннарга югары квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. Үзәк 8 торак пунктларында хәзмәт итәчәк. Үзәктә хайваннарның анализларын алырга прививка ясарга мөмкин һәм кирәкле препаратлар алырга була.
Модульле ветеринар пункты Борнаш авылында да ачылды.Бүген ул пунктына 9 авылдан мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International