ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ютазы муниципаль районында күп функцияле үзәкне ачты

2015 елның 5 сентябре, шимбә
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре белән Ютазы муниципаль районында булды. Ул анда Акбаш авылында күп функцияле үзәкне ачты, ә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә күптән түгел республика программасы буенча төзелгән 80 урынлы "Бәләкәч" балалар бакчасын карады, муниципаль берәмлек активы белән очрашты. 
500 ел тарихы булган Акбаш авылы республикада иң актив үсеш кичерүче җирлек санала. Күптән түгел биредә фильдшерлык-акушерлык пункты ачылды, мәчет төзелә. Җирле фельдшер сүзләренчә, узган ел авылда 11 бала туган. Бүген авыл халкының тагын бер шатлык - күп функцияле үзәк ачылды. Тиздән бирегә иске мәдәният йортыннан җиһазлар, музыка уен кораллары китереләчәк. Үзәктә шулай ук авыл советы һәм китапханә дә урнашачак. 

"Республика җитәкчелегенең позициясе - һәр зур авылны мәдәният йортлы итү. Бу җирле гореф-гадәтләр һәм традицияләрне саклап калуга гына булышмыйча, авылдагы атмосфераны җылырак, күңеллерәк итә, чөнки бу -аралашу, очрашу һәм танышулар урыны", - дип билгеләп үтте авыл кешеләрен сәламләгән Фәрит Мөхәммәтшин. 

Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе район үзәге - Урыссуга китте. Биредә ул күптән түгел ачылган балалар бакчасы һәм сәнгать мәктәбендә булды. Ике объект та республика президенты программалары буенча сафка бастырылган. Сәнгать мәктәбе 250 укучыга исәпләнгән. Иске бина 150 баланы гына сыйдырган. Биредә һәр укытучының аерым кабинеты бар. Яшь талантлар өчен рәсем, хореография, фортепиано, фольклор, хор бүлекләре эшли, шулай ук халык уен кораллары юнәлеше дә бар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International