Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Яшьлек” клубы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Яшьлек” клубы ачылды. Капиталь төзекләндерү республика президент программасы гамәлгә ашырыла башлады. Яшьлек” балалар-яшүсмерләр клубында 600 мең сумлык күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр клубы капиталь төзекләндерүдән соң бөтенләй яңача сулыш алды. Керү комплекслары, шөгыльләнү заллары уңайлы ителде, балаларга биредә өйрәнгәннәрен күрсәтү мөмкинлеге өчен сәхнә булдырылды. Төрле кул эшләре белән мавыгучыларга яңа җиһазлар кайтартылды. Моның өчен тагын өстәмә 150 мең сум бүленде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International