Менделеевcк муниципаль районында бала бакчасы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Ижевка авыл җирлегендә республика президент программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән бала бакчасы ачылды.
Мәктәпкәчә учреждениясе 2015 елның язында төзелә башланды.Төркем бүлмәләре, йокы бүлмәләре белән бергә бала бакчасы индивидуаль шөгыльләр өчен кабинетлар, спорт һәм музыкаль заллар, юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәләре белән җиһазланган. Пищеблок хәзерге вакыттагы җиһазлар белән комплектланган. Бала бакчасына 80 бала йөри ала.
Тантаналы йолада авыл халкы һәм кунаклар, Менделеевск районы җитәкчелеге,булачак тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International