Зәй районында яңа парк ачылды

2015 елның 11 сентябре, җомга
Зәйнең Тынычлык микрорайонында реконтрукциядән соң парк ачылды.
"Парклар һәм скверлар елы" программасын тормышка ашыру кысаларында паркта түшәлгән таш салынган, кечкенә эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды, балалар өчен уен мәйданчыгы төзелде.
Паркны  «Эко Поволжье» төзелеш оешмасы тәртипкә кертте, яшеллендерү һәм башка эшләрне ЧҖҖ «Управдом», «Горзеленхоз», «Инвестстройсервис» оешмалары башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International