Әлмәт районы җылыту периодына әзер

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде. Киңәшмәдә җылыту сезонына әзерлек турында да сүз барды. “Әлмәттә бу чорга планлаштырылган эшләр тәмамланды, әзерлек 100 процент тәшкил итә”, дип исәп-хисап тотты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин. 933 күпфатирлы торак йортның барысында да җылылык системасы юдыртылган һәм опрессовкаланган, әзерлек паспортларына кул куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International