Татарстанда яшәүчеләр ягып җылыту сезонында 16 млрд сумлык җылылык энергиясен сарыф итә

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

Татарстанда яшәүчеләр ягып җылыту сезонында 16 млрд сумлык җылылык энергиясен сарыф итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Спикер,  кулланучылар һәм электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр арасында үз вакытында хисап алып бармаудан аңлашылмаучылыклар килеп чыга, дип белдерде.
Мисал өчен, 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 сентябренә кадәр идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте, торак төзелеш кооперативы идарәче оешмаларының "Татэнергосбыт" ААҖ алдында электр энергиясе өчен бурычы 49,6 млн сумга кимегән һәм 284,7 млн сум тәшкил иткән.

2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 сентябренә кадәр «Газпром межрегионгаз Казань» ЯАҖ алдында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең зәңгәр ягулык өчен бурычы 172,3 млн сумга арткан һәм 500 млн сумнан артып киткән. Шул ук вакытта 2015 елның 1 августыннан 1 сентябрьгә кадәр бурыч 110,7 млн сумга кимегән.

2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 сентябренә кадәр коммуналь предприятиеләрнең «Татэнергосбыт» ҖЧҖ алдында электр энергиясен кулланган өчен бурычлары 11 млн сумга кимегән һәм 28,8 млн сум тәшкил иткән.

2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 сентябренә кадәр идарәче оешмаларның "Генерирующая компания " ААҖ алдында җылылык энергиясе өчен бурычы 102,3 млн сумга арткан һәм 590,4 млн сум тәшкил иткән. 2015 елның 1 августыннан 1 сентябрьгә кадәр бурычлары 68,8 млн сумга кимегән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International